Песочный камыр өчен:( катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы камыр) 50г чүпрә 300г сметана 250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез) 2 күкәй Тоз ярты бал кашыгы 2 а/кашыгы песок 1 кг якын он ...................................................................... Эчлек өчен: Ике пирогка (диаметр 28) 250 г сметана 250 г сгущенка 2 йомырка 500 г сөяксез кара җимеш ( чернослив) Әчтерхан чикләвеге ............................................................. 1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Мясорубкадан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса песок. ............................................................. 2) 2 йомырканы миксер белән күперттем. Сметана һшм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз песок салыгыз. ............................................................. 3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем. ............................................................. Зөлфия Мифтахетдинова-Ягфарова.